Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабан туена бүләк җыю йоласы узды
Бүген Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы мәйданчыкта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена бүләк җыю йоласы узды. Биредә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шәһәр халкын һәм кунакларны алда көтелгән бәйрәм белән котлады.
«Бәйрәм белән сезне! Барыгызга да рәхмәт», - диде Миңнеханов.
Үз чиратында, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева Сабан туена бүләкләр җыю традициясенең күп еллар буыннан-буынга тапшырылуын һәм бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе булуын искәртте.
Бүләк җыю йоласы Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршында узды. Казанлылар һәм кунаклар алдында Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады. Ә соңыннан теләге булган һәркем конкурсларда һәм мастер-классларда катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз