Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда композитор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулуга багышланган концерт узды
Татарстан башкаласында күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 115 ел, Казахстан Республикасының бәйсезлек игълан итүенә 35 ел тулуга һәм Казахстан белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 35 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Музыкаль кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында оештырылды.
Сәхнәдә ике оркестр чыгыш ясады: Казанның «Татарика» консерваториясе оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов) һәм фестивальнең махсус кунагы – агымдагы елда 15 еллыгын билгеләп үтүче Көнбатыш Казахстан өлкә камера оркестры. Соңгысы Җиһановның Ватанын – Уральск шәһәрен тәкъдим итте.
Беренче бүлектә Җиһанов әсәрләрен, шулай ук рус, татар һәм чит ил классик әсәрләрен башкарган Казан оркестры чыгыш ясады. Еш кына инструменталь өлеш опера вокалы белән үрелеп барды.
Икенче бүлектә Көнбатыш Казахстан өлкә камера оркестры шул исәптән Казахстан композиторларының популяр әсәрләрен дә башкарды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз