Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура Гвардия урамындагы йортта яшәүчеләр сусыз утырган өчен Су каналына җәза бирде
Казанда шәһәр прокуратурасы Гвардия урамындагы бер йортта озак вакыт су булмау фактын тикшергәннән соң «Су каналы» муниципаль унитар предприятиесен җаваплылыкка тартты тартты. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чатында суүткәргечтә булган авариядән соң оештырылган. Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, аварияне бетерүгә бер тәүлектән артык вакыт киткән.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча Су каналының вазифаи затына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган, су белән тәэмин итүче оешма җитәкчесенә дә шелтә белдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз