news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак

2026 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр бөтен ил күләмендә иң көчле спортчылар арасында Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак. Турнир спорт календаренең мөһим вакыйгасына әверелер һәм 2028 елда Лос-Анджелеста узачак Олимпия уеннарына Россия эчендәге төп сайлау туры булыр дип көтелә.

Спартакиада программасына 43 спорт төре кергән, ярышларда 12 меңнән артык кеше катнашачак.

Татарстан Республикасы - ярышлар уза торган җиде төбәкнеңберсе. Расланган календарь нигезендә, Казан сигез спорт төре буенча турнирлар кабул итә: регби-7 (ир-атлар һәм хатын-кызлар), скейтбординг, ат спорты, футбол (хатын-кызлар), байдарка һәм каноэларда ишү, ишү спорты, спорт гимнастикасы һәм мылтыктан ату.

Турнирга әзерлек кысаларында Татарстан башкаласына спорт чаралары федераль дирекциясенең эшче төркеме килде. Алар ярышлар уздырыла торган объектларны карады һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы җитәкчелеге белән эшлекле киңәшмә уздырды.

«Татарстан Республикасының халыкара һәм Бөтенроссия ярышлары уздыруда зур тәҗрибәсе бар. Казанның спорт инфраструктурасы үзенең югары дәрәҗәсен берничә тапкыр раслады. Безнең бурыч - катнашучылар, тренерлар һәм тамашачыларга уңайлы шартлар тудыру өчен спартакиаданы оештыруга мөмкин кадәр җаваплы карау. Мондый масштаблы турнирны уздыру - объектларның әзерлеген тикшерү генә түгел, ә төбәктә спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен менә дигән мөмкинлек тә», - дип билгеләп үтте ТР спорт министры Владимир Леонов.

Спартакиаданы ачу тантанасы - Екатеринбургта, ябу тантанасы Уфада уза. Ярышлар Татарстанда 2026 елның 31 июленнән 14 сентябренә кадәр үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot