Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак
Казанда 21 һәм 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак. Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

21 июньдә Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясе узачак. Шәһәр халкы һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары кабызган 40 меңнән артык шәмнән совет офицеры, Брест крепосте оборонасы җитәкчеләренең берсе Петр Михайлович Гаврилов портреты ясалачак.
Шул ук көнне Казан югары уку йортлары студентлары режиссер Руслан Фәхретдиновның патриотик музыкаль-театральләштерелгән «Җәлил» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм кылган батырлыгына багышланган.
22 июньдә истәлекле чаралар 2.00 сәгатьтә «Хәтер шәме» акциясе белән башлана. Яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы Горький паркындагы Билгесез солдат һәйкәленнән Җиңү паркына кадәр тантаналы йөреш оештыра. Чарада катнашучылар шәмле лампадалар алып барачак, акция тәмамлангач аларны Мәңгелек ут янына куячаклар.
10.00 сәгатьтә Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалы янында хакимият органнары, ветераннар оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында чәчәк салу тантанасы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз