news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Гашыйклар көне уңаеннан бушлай чаралар узачак

Казанда Гашыйклар көне уңаеннан бушлай чаралар узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Киләсе атнада Тимерьюлчылар мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган бушлай чаралар сериясе оештырыла. Казанлыларны мастер-классларга, лекцияләргә һәм мәхәббәт турындагы нәфис фильм карарга чакыралар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.

Сишәмбе, 10 февральдә, «Парлы картина» мастер-классы узачак. Катнашучылар бергәләп картина ясый һәм аны үзләре белән истәлеккә алып китә алачак. Башлана 18:30 сәгатьтә.

Чәршәмбе, 11 февральдә, шәһәр халкы өчен «Румба» биюләре буенча парлы дәрес үткәреләчәк. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Пәнҗешәмбе, 12 февральдә, «Нәрсә ул «нормаль» мөнәсәбәтләр» лекциясе уза, анда психолог хисләр, шәхси чикләр һәм мәхәббәткә корылган мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Башлана 19:00 сәгатьтә.

Романтик вакыйгалар атнасы 13 февральдә беренче мәхәббәт һәм көчле хис-кичерешләр турындагы «Три метра над уравнем неба» мелодрамасы күрсәтү белән тәмамланачак. Картина 18:00 сәгатьтә башлана.

Барлык чараларга да керү ирекле, әмма +7(843)590-09-35 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot