news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Латин Америкасы мәдәнияте һәм икътисады турында лекция узачак

27 ноябрьдә 18:30-20:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Контрастлар төбәге: Латин Америкасы сәясәте, икътисады һәм мәдәнияте» дип аталган лекция узачак. Аны юридик фәннәр кандидаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Мәскәүдә дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) Дипломатик академиясенең халыкара хокук кафедрасы доценты Елена Гуляева үткәрә.

Очрашуда төбәк илләренең сәяси тормышында демократик институтлар һәм авторитар тенденцияләрнең ничек бергә үрелүе, бу илләрнең нинди икътисади модельләр куллануы һәм аларның ни өчен үзгәрүе турында фикер алышачаклар. Тарих һәм мәдәниятнең милли үзенчәлекне ничек формалаштыруына һәм Латин Америкасы яңалыкларын аңлау өчен нинди контекст ярдәм итүенә аерым тукталачаклар.

Лекция халыкара мөнәсәбәтләр һәм глобаль максатлар буенча экспертлар белән ачык очрашулар сериясе – Global Talks циклына керә. Проектны Яшьләр дипломатиясе академиясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot