news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак

Казанда яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда 3-5 июльдә яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак. Шул хактагы боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Чара Локомотив ярымутравындагы «Призма» яхт-клубы территориясендә үтәчәк. Фестиваль Россиянең яхта һәм катерлар җитештерүчеләренә ярдәм итү, шулай ук су туризмын үстерү максатыннан оештырыла.

Республикада әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны уздыру өчен оештыру комитеты төзелде. Аның составына Татарстан Хөкүмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары хезмәткәрләре керде.

Фестиваль вакытында Казанда Протопоп Аввакум урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot