Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда поликлиникаларның эш режимы озайтылды
Казанда поликлиникаларның эш режимы озайтылачак. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында 2026 елның ноябрь аена агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Казан буенча авыру йоктыручылар саны арту күзәтелгәнгә күрә, халыкка медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру максатыннан, 27 ноябрьдән без озайтылган эш көне режимын керттек. Поликлиникалар олы яшьтәге пациентларны дүшәмбедән җомгага кадәр – 08-00-21.00, шимбәдә – 08-00-19.00, якшәмбе 08.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк», – диде Лопушов.
Балалар поликлиникаларында шимбә көннән тыш шундый ук режим гамәлдә булачак – бу көнне алар иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз