Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда приставлар, фитнес-клубка тренировкасына язылып, бурычлы ир-атны тоткарлаган
Казанда суд приставлары алимент буенча 1,6 миллион сумнан артык бурычы җыелган кешене тапкан. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат озак вакыт качып йөргән һәм белдерү кәгазьләрен игътибарсыз калдырган.
Пристав бурычлы ир-атның фитнес-тренер булып эшләвен ачыклаган, һәм клиент сыйфатында аның дәресенә язылган. Билгеләнгән көнне гадәти тренировка урынына ир-атны мәҗбүриләп бүлеккә алып киткәннәр.
Ир-атка карата алимент түләмәгән өчен беркетмә төзегәннәр һәм алга таба да качып йөргән очракта җинаять җаваплылыгына тарту ихтималы турында кисәткәннәр. Суд бурычлы ир-атка 40 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән, шуннан соң ул әҗәтен түли башларга вәгъдә иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз