news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда приставлар 11 миллион сум бурычы җыелган ир-атның автомобиленә арест салган

Казанда приставлар 11 миллион сум бурычы җыелган ир-атның автомобиленә арест салган
Фото: Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Казанда суд приставлары 11 миллион сум бурычы җыелган ир-атның KIA RIO автомобиленә арест салган. Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бу суммага физик һәм юридик затлар файдасына милек характерындагы штрафлар, 39 мең сум күләмендә ЮХИДИ штрафлары, шулай ук 530 мең сум күләмендә башкару җыемы кергән.

Ир-ат приставлар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең уртак рейды вакытында ачыкланган бурычлы затлар арасында рекордсмен булган. Машина хуҗасына әҗәтен урында түләргә тәкъдим иткәннәр, ләкин аның тиешле суммада акчасы булмаган. Приставлар автомобильгә арест салган һәм махсус стоянкага озаткан.

«Әгәр бурыч якын арада түләнмәсә, машинаны бәяләп сатуга куячаклар – кергән акча әҗәтне түләүгә китәчәк», – диелә хәбәрдә.

Рейд нәтиҗәләре буенча тагын бер автомобильне махсус стоянкага озаттылар. Аның хуҗасының әҗәте 325 мең сум тәшкил итә: 39 меңе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, 192 меңе – кредит бурычы, 94 меңе – башкарма җыем. Әлеге ир-ат та урында бурычын түли алмаган.

BMW автомобиленең хуҗасы исә бөтен бурычын (782 мең сум) шунда ук түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot