news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда займнар биргән ике ломбардның эшчәнлеге туктатылды

Казанның Авиатөзелеш районында ике ломбардның эшчәнлеге туктатылды. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, ломбардларда, оешманың моңа законлы нигезләре булмаса да, кыска вакытлы кулланучы займнары биргәннәр.

Тикшерү күрсәткәнчә, ломбардлар микрофинанс оешмаларының дәүләт реестрында исәпләнми, кредит булмаган финанс оешмалары статусына ия түгел. Ике ломбардны да 10 тәүлеккә яптылар.

Суд карарыннан чыгып, приставлар ломбард бүлмәләрен мөһерләп куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot