Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шәһәр читендәге йортларны аена 750 мең сумга арендаларга тәкъдим итәләр
Казанлыларга җәй айларында шәһәр читендәге йортларны 750 мең сумга арендаларга тәкъдим итәләр. Сүз шәһәрнең Совет районындагы бистәдә 500 квадрат метр мәйданлы коттеджлар турында бара. Бу - SPA-зоналары, бассейннары, спорт заллары (һ.б.) булган күп катлы йортлар.
Базарда иң кыйммәтле тәкъдимнәр арасында шулай ук Лаеш районының коттеджлар бистәсендәге 360 квадрат метр мәйданлы йорт та бар. Аны арендалау бәясе аена якынча 360 мең сум тәшкил итә.
Шул ук Лаеш районында 150 квадрат метр мәйданлы коттеджны арендалау ставкасы - аена 300 мең сум тирәсе. Объект 15 кешегә исәпләнгән, мунча һәм бассейнны үз эченә ала.
Лаеш районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә урнашкан 190 квадрат метр мәйданлы йортны аена 270 мең сумга арендаларга мөмкин. Бу - Идел буенда урнашкан, берничә йокы бүлмәсе, иркен кунак бүлмәсе һәм мунчасы булган шәһәр читендәге йорт.
Әмма экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстанда шәһәр яны йортларын озак вакытка арендалау базары үсеш алмаган. Фатирлардан аермалы буларак, аларны арендалаучылар бик аз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз