Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы бер ишегалдында машина йөртүчеләр сугышканнан соң полицейскийлар тикшерү үткәрә
Казанда полиция хезмәткәрләре торак йорт ишегалдында машина йөртүчеләр арасында килеп чыккан низагтан соң тикшерү эше башлаган. Социаль челтәрләрдә таралган видео моның сәбәпчесе булган.
Язмадан күренгәнчә, ир-атларның берсе икенчесенә берничә тапкыр суга. Зыян күрүче сакланырга тырышып карый, ләкин җиргә егыла. Шаһитлар әйтүенчә, низаг автомобильчеләрнең ишегалдында бер-берсенә юл бирмәве аркасында килеп чыккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, видеоролик социаль челтәрләрне мониторинглау барышында табылган. Материаллар «Гвардия» полиция бүлегенә тапшырылды.
«Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартлары һәм һөҗүм итүченең шәхесе ачыклана», – дип белдерделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз