Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хатын-кызның 260 мең сум акчасын урлаган мошенниклар курьерын тотканнар
Казанда өлкән яшьтәге хатын-кызның 260 мең сум акчасын урлаган мошенниклар курьеры тоткарланган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 79 яшьлек хатынга билгесез кеше шалтыраткан һәм аның кызы, янәсе, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган, дип хәбәр иткән. Җинаятьченең хәйләсенә алданып, кызның әнисе курьерга 260 мең сумнан артык акча биргән. Шуннан соң курьер Татарстаннан китеп барган. Аны Казан полицейскийлары һәм аларның Самарадагы хезмәттәшләре ярдәмендә тоткарлаганнар.
Ир-ат сак астына алынган, тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз