news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда әнисенең машинасында полициядән качарга тырышкан үсмер тоткарланган

Казанда әнисенең машинасын сорамыйча алып киткән үсмерне полициядән качарга тырышканда тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, 14 яшьлек үсмер, машина йөртү таныклыгы булмый торып, әнисенең Kia Rio автомобиле ачкычын алган. Өстәвенә, 13 яшьлек сеңлесе белән 3 яшьлек энесен дә машинага утырткан. Кайсыдыр мизгелдә аны юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган һәм туктарга кушкан, әмма үсмер аларның боерыгын игътибарсыз калдырган.

Инспекторлар аның артыннан куа киткән. Үсмер тизлеген тагын да арттырган, каршы як полосага һәм светофорның кызыл утына чыккан. Аны Межлаук урамында туктата алганнар.

Яшүсмернең әти-әнисенә 5 беркетмә төзелгән, шулай ук тиешле тәрбия бирмәгән өчен штраф салганнар, ә машинаны штрафстоянкага озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot