Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия һәм Кытай югары уку йортлары арасында 21 килешү имзаланды
22-25 ноябрьдә Казанда узган Россия һәм Кытай техник университетлары форумында ике илнең югары уку йортларыннан 2,5 меңнән артык вәкил катнашты. Чара Россия һәм Кытай Техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышланды.
Форумга Кытай Халык Республикасының 24 административ берәмлегеннән 44 университет һәм Россиянең 38 төбәгеннән 70 югары уку йорты вәкилләре килде. Катнашучылар арасында ике илнең әйдәп баручы техник университетлары җитәкчеләре, шулай ук Россия һәм Кытай Мәгариф министрлыклары вәкилләре бар иде.
Форум барышында яклар хезмәттәшлек турында 21 килешү имзалады. Татарстан югары уку йортлары Кытай университетлары белән мәгариф, фән һәм уртак тикшеренүләр өлкәсендә килешүләр төзеде. Аерым алганда, КНИТУ-КАИ Нанкин аэронавтика һәм космонавтика университеты һәм Шаньдун университеты белән хезмәттәшлек итү турында килеште. КФУ Шаньдун нефть һәм химия технологияләре институты һәм Циндао фән һәм технологияләр университеты белән документлар имзалады.
Килешүләрне шулай ук КНИТУ-КХТИ, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты төзеде.
Россия һәм Кытай Техник университетлары ассоциациясенең киңәюе форумның тагын бер нәтиҗәсе булды. 24 ноябрьдә ассоциациягә 16 яңа югары уку йорты (Россиянең – 10, Кытайның – алты) кабул ителде. Татарстан университетлары арасында КФУ, КНИТУ һәм Казан дәүләт энергетика университеты тулы хокуклы әгъзалар булды. Республиканың тагын өч югары уку йорты («Югары нефть мәктәбе», Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университеты) күзәтүче статусын алды.
Форум кысаларында беренче тапкыр Россия-Кытай перспективалы технологияләр университеты очрашуы узды. Аның ачылышы 23 ноябрьдә Казан федераль университетында булды. Очрашуда катнашучылар килешүләрдән уртак белем бирү программаларына һәм фәнни тикшеренүләргә күчү турында фикер алышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз