news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Фучик урамында ике елга диярлек хәрәкәт чикләнә

Казанның Фучик урамында ике елга диярлек хәрәкәт чикләнә
Фото: kzn.ru

Татарстан башкаласында 2026 елның 1 октябреннән алып 2028 елның 3 июленә кадәр Юлиус Фучик урамында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте шәһәр Башкарма комитеты боерыгына сылтама биреп хәбәр итә.

Шул рәвешле, Фучик урамы Сафиуллин урамы буенча 7нче йорт янында ике елга диярлек ябык булачак.

Уңайсызлыкларның сәбәбе метрополитенның икенче линиясенең икенче участогын төзү эшләре белән бәйле. Фучик урамында метро төзү белән бәйле рәвештә элегрәк кертелгән чикләүләр хәзер дә гамәлдә – мәсәлән, 42нче йорттан - Рихард Зорге урамына, 94нче йорттан Чыңгыз Айтматов урамына кадәр һ.б.

Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын (Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров) тоташтырырга тиеш. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Фучик урамы), «Академик» (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары чаты), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чаты).

news_right_1
news_right_2
news_bot