Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Яңа дулкын» фестивале үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр
2026 елда Татарстан башкаласында яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» («Новая волна») халыкара популяр музыка конкурсы уздырылу сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр. Шәһәр Башкарма комитетының шул хактагы карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Кирәк булганда, 20 августта 00.00 сәгатьтән 26 августта 23.59 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәте һәм парковкасы чикләнә:
– Чистай урамында Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр – Абдулла Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә (Сибгат Хәким урамы юнәлешендә Фатих Әмирхан проспектына чыгу юлыннан тыш);
– Сибгат Хәким урамында Фатих Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге участокта – ике юнәлештә дә;
– Ямашев проспектында Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге участокта - ике юнәлештә дә;
– Академик Арбузов урамында Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге участокта - Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә;
– Чистай урамында Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге участокта - Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә;
– Гаврилов урамы дублерында Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге участокта.
Моннан тыш, күрсәтелгән участокларда шәхси мобильлек чараларын – электр самокатлары һәм велосипедлар парковкасын һәм хәрәкәтен тыю да планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз