Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда НУР һәм VK Fest фестивальләре үткәрелү сәбәпле машиналар хәрәкәте чикләнә
Татарстан башкаласында НУР медиасәнгать фестивале һәм VK Fest музыка фестиваленә әзерлек һәм аларны уздыру вакытында транспорт чараларының хәрәкәтен һәм парковкасын чикләргә ниятлиләр.
Казан Башкарма комитетының шул хактагы карар проектлары әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Аерым алганда, НУР фестивале үткәрелү сәбәпле ихтыяҗ булганда Кремль урамының Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәрге участогында (Ивановский авышлыгын да кертеп) хәрәкәт чикләнә. Хәрәкәт 28 май 19.00 сәгатьтән 31 май 23.30 сәгатькә кадәр ябыла.
Үз чиратында, VK Fest фестивале уздырылу сәбәпле ихтыяҗ булганда Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге участогында (ике юнәлештә дә) һәм Бондаренко урамының Солдат урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәрге участогында (ике юнәлештә дә) хәрәкәтне чикләнә. Чикләү 6 июньдә 20.00 сәгатьтән 8 июньдә 7.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Транспорт чаралары хәрәкәтен һәм парковкасын чикләү велосипедлар һәм электр самокатларына да кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз