Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда XII Бөтенроссия кадастр инженерлары съезды ачылды
Бүген Татарстан башкаласында XII Бөтенроссия кадастр инженерлары съезды үз эшен башлады. Чарага Россиянең 55 төбәгеннән 600дән артык катнашучы җыелды. Съездның төп темасы – кадастр тармагын цифрлаштыру һәм гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерүне гадиләштерү. Съезд Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта тантаналы төстә ачылды.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, катнашучыларны сәламләп, республиканың җир-милек өлкәсендә цифрлаштыру буенча лидер булуын билгеләп үтте.
«Без сигез чиктәш субъект белән чикләрне билгеләү, шулай ук муниципаль берәмлек чикләре буенча эшне тулысынча тәмамладык. Эзлекле рәвештә алып барылган эш һәм цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү чикләр һәм күчемсез милек объектлары турында бердәм, дөрес мәгълүмати база формалаштырырга мөмкинлек бирде», – дип белдерде ул.
Чикләрне килештерүне электрон формага күчерү инициативасы аерым фикер алышу блогы булачак.
«Бүген кешеләр чикләрне килештерү турында мәгълүмат урнаштыру өчен газеталарга мөрәҗәгать итәргә, күршеләрне эзләргә, аларга почта аша хәбәрләр җибәрергә мәҗбүр. Без хәбәрләрне «Дәүләт хезмәтләре» аша җибәрергә тәкъдим итәбез, һәм гражданин реаль вакыт режимында чикләрнең ничек узуын күрә алачак», – дип аңлатты Кадастр инженерлары илкүләм палатасы президенты Алла Овчинникова. Аның сүзләренчә, бу күчемсез милекне рәсмиләштерү вакытын ике-өч айга кыскартачак һәм җиргә бәйле бәхәсләр санын киметәчәк.
Съезд 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программада 30дан артык чара (мастер-класслар, стратегик сессияләр, эшлекле уеннар һәм лекцияләр) каралган. Съездның йомгаклау резолюциясе тармактагы үзгәрешләр өчен нигез булыр дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз