news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан Рәисе катнашында православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды

Казанда Татарстан Рәисе катнашында православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Казанда «Рухи бердәмлек – тынычлык берлегендә» VI Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы башланды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Шулай ук чарага профильле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе, Рус Православие Иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе, Мәскәү Патриархиясе вәкилләре җыелды.

Форум Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында уза. Чарада республикада православие тормышын үстерү, чиркәү белән дәүләт арасындагы хезмәттәшлек, чиркәүләр торгызу һәм төзү, дини белем бирү, социаль хезмәт күрсәтү һәм динара диалог мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Бу темаларның барысы да пленар утырышта, тематик секцияләрдә тикшереләчәк, докладларда ачып биреләчәк. Шулай ук форумда күргәзмәләр һәм презентацияләр дә каралган.

Форум нәтиҗәләре буенча Татарстанда православиенең хәзерге торышын һәм аның алдагы үсеш перспективаларын чагылдыра торган резолюция кабул ителер дип көтелә.

Конференция бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot