Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Яңа дулкын» Халыкара конкурсы стеласын һәм истәлекле барельефын ачтылар
Бүген Казанның «Елмай» паркында «Яңа дулкын» («Новая волна») халыкара яшь башкаручылар бәйгесе стеласын һәм истәлекле барельефын ачтылар. Стеланың скульпторы -Әлфиз Сабиров.
«Бу стела «Яңа дулкын»ны гына хәтерләтеп тормасын, ә балаларда җырлау, бию, үз сәләтләрен үстерү теләге дә тусын. Шуңа күрә мин казанлыларны, фестиваль кунакларын әлеге искиткеч вакыйга белән котлыйм. Барыбызның да күңелендә кояшлы «Яңа дулкын» булсын», - диде Казан мэры Илсур Метшин тантаналы чарада.
«Яңа дулкын»га нигез салучы, продюсер һәм композитор Игорь Крутой аның өчен Казаннан да кунакчылрак шәһәр юклыгын билгеләп үтте.
Ул Илсур Метшинга һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка фестивальне Татарстан башкаласында уздырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Казанда 12 августта «Яңа дулкын 2026» конкурсының барельефын әвәләп ясау тантанасы булды. Чарада быелгы 12 финалист катнашты: Флора Бичахчян (Әрмәнстан), София Рустамова (Белоруссия), Амре (Казахстан), Аркадий Евтушенко (Россия), Анастасия Иванова (Россия), Игнат Изотов (Россия), Лист (Россия), Артем Миньков (Россия), Милана Пономаренко (Россия), Ника Терентьева (Россия), ISTOKIYA (Россия), TROFIM GRANN (Россия).
Бәйге логотибы, үткәрелү урыны һәм елы барельефның нигезен тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз