news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия-Кытай перспективалы технологияләр университеты ачылды

Казанда Россия-Кытай перспективалы технологияләр университеты ачылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда узучы Россия һәм Кытай Техник университетлары форумы кысаларында тантаналы рәвештә Россия-Кытай перспективалы технологияләр университеты ачылды.

«Әлеге проект республикада эшләп килүче 11 төп югары уку йортын һәм Шаньдун провинциясенең 14 иң зур югары белем бирү оешмасын үз эченә ала. Бу берләшмә киләсе елдан тулы көченә эшли башлаячак. Проектны зур киләчәк көтәчәгенә ышанам», – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Ул сентябрь аенда Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән бергә Шаньдун провинциясенә баруын искә төшерде. «Без әлеге фәнни-белем бирү инициативасын уңышлы гамәлгә ашыру өчен республикада барысы да булуын үз күзләребез белән күрдек. Ә октябрьдә Россия һәм Кытай Хөкүмәте башлыкларының 31нче очрашуы кысаларында уртак университетны булдыру һәм аны үстерү турында килешү төзелде», – дип искәртте республика җитәкчесе.

Миңнеханов әйтүенчә, РФ Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның ике илдә дә Мәгариф елларын уздыру буенча уртак инициативасыннан Татарстан да читтә калмаган.

«Республика Федерация субъектлары арасында беренчеләрдән булып үз чараларын аларны уздыруның илкүләм планнарына кертүне тәэмин итте. Алар составына, бүгенге форум белән беррәттән, Россия-Кытай перспективалы технологияләр университетын булдыру да керде, без аны Кытайның иң алдынгы төбәкләреннән берсе – Шаньдун провинциясе белән бергә үстерәчәкбез. Россия-Кытай перспективалы технологияләр университетын формалаштыру турындагы меморандум узган елның язында Россия Президентының Кытай Халык Республикасына рәсми сәфәре кысаларында имзаланды», – дип белдерде ул.

ТР Рәисе шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда Кытайдан килгән 1,7 меңнән артык студентның белем алуын билгеләп үтте; алар «тырышлыклары һәм уку процессы белән тирәнтен мавыгулары белән аерылып тора».

Казанда узучы форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышланган. «Бу – илләребезнең югары техник белем бирү системалары арасында академик диалог өчен нәтиҗәле мәйданчык. Әлеге форумның ассоциация позицияләрен ныгытачагына ышанам. Форум кысаларында оешмага берьюлы 32 яңа әгъза керәчәк: Россиянең – 16 һәм Кытайның 16 югары уку йорты, бу, һичшиксез, ассоциацияне көчәйтәчәк», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, шулай ук Россия һәм Кытай университетлары арасында хезмәттәшлек турында 20гә якын яңа килешү имзалау планлаштырылган.

«Форум йомгакларының Россия белән Кытайның фәнни-белем бирү өлкәсендәге стратегик партнерлыгын ныгыту өчен озак вакытлы нигез булачагына ышанам», – дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot