Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мохтаҗлар өчен 13нче түләүсез туклану пункты ачылды
Казанның Совет районында «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты эшли башлады. Ул Латыш Укчылары урамы, 19 йорт адресы буенча ачылды һәм Татарстан башкаласында проектның 13нче пункты булды.
Пункт ачылган көнне 100дән артык кеше – аз керемле һәм ялгыз пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә калган шәһәр кешеләре кайнар төшке аш алды. Моннан тыш, мохтаҗларга ит, ярмалар һәм көнкүреш химиясен үз эченә алган азык-төлек җыелмалары өләштеләр.
Проектны оештыручыларның мәгълүматларына караганда, туклану пунктларына килүчеләрнең 85 проценты – пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Нәкъ менә шуңа күрә яңа пункт өлкәннәр күп яши торган Совет районында ачылган да. Бу урынны Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә сайлаганнар.
Биредә бушлай кайнар төшке аш, якшәмбедән тыш, көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз