news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда махсус шартлар белән ике яңа муниципаль парковка ачыла

Казанда махсус шартлар белән ике яңа муниципаль парковка ачыла
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан башкаласының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында киләсе атнада, 6 апрельдә, махсус шартлар белән ике яңа муниципаль парковка ачылачак. Бу хакта Казанның Транспорт комитеты Телеграм-каналда хәбәр итә.

Ямашев проспектындагы «Евроспар» сәүдә үзәге янындагы парковка (701нче зона) беренче локация булачак. Монда автомобильне ике сәгатькә бушлай калдырырга мөмкин, ә аннары стоянка бәясе сәгатенә 50 сум тәшкил итәчәк.

Икенче локация - Беломорск урамындагы шлагбаумлы парковка (438нче зона). Биредә машинаны сәгатенә 30 сумга калдырырга мөмкин.

Шул ук вакытта, Беломорск урамында ял көннәрендә көзен һәм язын машина калдырырга ярамый. «Бу традицион фермер ярминкәләре уздыруга бәйле», – дип аңлаттылар комитетта.

news_right_1
news_right_2
news_bot