Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Фәридә Зәбирова истәлегенә мемориаль такта ачыла
11 февральдә Казанда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте Татарстан бүлегенең элеккеге рәисе Фәридә Зәбирова истәлегенә мемориаль такта ачылачак. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Дуслар һәм коллегалар! 11 февральдә 15:00 сәгатьтә Фәридә Зәбирова истәлегенә ул яшәгән йортта мемориаль такта ачу тантанасы була (Маяковский урамы, 30)», – диелә хәбәрдә.
Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясендә Зәбирова истәлегенә мемориаль такта ачылу уңаеннан күргәзмә эшли башлый.
Искәртеп үтәбез, Фәридә Зәбирова 2021 елда 68 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз