news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда штрафлар буенча 70 мең сумнан артык бурычы җыелган машина йөртүчене туктатканнар

Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесен туктаткан. Тикшергән вакытта машина хуҗасының 70 мең сумнан артык штраф җыйганлыгы ачыкланган.

Урынга суд приставлары килгән. Алар автомобильгә арест салуны рәсмиләштергән һәм машинаны махсус стоянкага җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot