news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фестивале үткәрелү сәбәпле, Казанда хәрәкәт чикләнә

Казанда «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фестивале үткәрелү сәбәпле, автомобильләр хәрәкәте һәм парковка өч көнгә чикләнә. Чикләүләр 18 сентябрьдә 00:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Шәһәр Башкарма комитетының шул хактагы карары коррупциягә каршы экспертиза уза.

Сибгат Хәким урамында Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр транспортта хәрәкәт итәргә һәм машина куярга рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш, «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасы да транспорт өчен ябыла. Чикләүләр фестиваль вакытында иминлекне тәэмин итү өчен кертелә.

Ябык участокларда вакытлыча юл билгеләре куелачак, ә гамәлдәге билгеләрне кирәк булганда чехоллар белән каплаячаклар.

Чикләүләр шулай ук ведосипедлар һәм электр самокатларына да кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot