news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ту-214 самолетын җитештерү өчен яңа корпуслар төзүне хупладылар

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә ике яңа объект төзү проектлары Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләрен алды. Сүз механик эшкәртү үзәге, шулай ук Ту-214 самолетларын агрегат һәм тулысынча җыю корпусы турында бара.

Проект документларын Дәүләт экспертизасы баш идарәсе тикшерде. Ике бәяләмә дә 2026 елның 8 июлендә бирелгән. Корпусның төзүчесе – «Туполев» предприятиесе, ә проектның техник заказчысы - Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Механик эшкәртү үзәген төзү авиазаводның җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Икенче проект – Ту-214 самолетларын агрегат һәм тулысынча җыю өчен яңа корпус - үзебезнең пассажир лайнерларын җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot