news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар

Казанда төнлә муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар
Фото: kzn.ru

Казанда 20 февральгә каршы төндә муниципаль парковкаларны этаплап кардан арындырачаклар. Бөкеләр булдырмас һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, эшләр төнлә башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә.

Машина йөртүчеләрдән техника парковка зоналарына керә алсын өчен автомобильләрен күчереп куюны, шулай ук сәфәрләрне планлаштырганда эш графигын исәпкә алуны сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot