news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коляскада утырган сабыйны бәрдергән питбайкерны тапканнар

Казанда коляскада утырган сабыйны бәрдергән питбайкерны тапканнар
Фото-скриншот: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Казанда полиция хезмәткәрләре коляскада утырган сабыйны бәрдергән питбайкерны тапкан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, фаҗига берничә көн элек Рәшит Нәҗметдинов урамында, «Светлая долина» торак комплексы мәйданчыгында булган. Питбайк белән идарә иткән үсмер имчәк баласы утырган колясканы бәрдергән, шуннан соң вакыйга урыныннан качып киткән. Коляска әйләнеп капланган, бала егылып төшкән. Сабыйны медицина учреждениесенә китергәннәр. Әлеге мизгел видеога эләккән.

Полиция хезмәткәрләре питбайкерның шәхесен ачыклаган. Ул 15 яшьлек үсмер булып чыккан. Ул гаебен таныды. Материаллар Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә тапшырылачак.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре электропитбайк хокук бозучының дустының әнисенеке икәнен ачыклаган. Хатын-кызга 30 мең сум штраф салганнар. Электропитбайк штрафстоянкага куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot