news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүендә балаларны үткәрмәгән машина йөрүчегә җәза бирделәр

Социаль челтәрләрдә Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә бер төркем балага юл бирмәгән автомобильнең видеосы чыкты. Балаларны үткәрү өчен, барлык машиналар да светофорның кызыл утына туктаган, әмма Porsche автомобиле хуҗасы юлын дәвам итәргә карар кылган.

Россия Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозучының шәхесен бик тиз ачыклаганнар — ул Казанда яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Аңа карата ике беркетмә төзелгән. Ул үз гаебен таныган һәм бүтән кагыйдә бозмаска вәгъдә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot