Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда трамвайга таш ыргыткан машина йөртүче тиешле җәзасын алды
Казанда трамвайга таш ыргыткан машина йөртүчегә җәза бирделәр, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 5 июльдә Бертуган Касыймовлар урамындагы тукталыш янында бер машина йөртүче, автомобильдән чыгып, трамвай юлы янында җәнҗал куптарган: трамвайга вак таш ыргыткан, кычкырган, әдәпсез хәрәкәтләр күрсәткән.
Социаль челтәрләрдә әлеге видео таралганнан соң тикшерү үткәрелгән һәм машина йөртүченең шәхесе ачыкланган – ул 36 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аңа өч беркетмә (шул исәптән светофорның кызыл утына чыккан һәм тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен) төзегәннәр.
Ир-атны полиция бүлегенә китергәннәр. Хулиганлык турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз