Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда машинасын җәмәгать транспорты юлында калдырган BMW йөртүчесенә җәза бирделәр
Казанда автомобилен җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән юлда калдырып киткән машина йөртүчегә җәза бирделәр.
Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын социаль челтәрләргә мониторинг үткәргән вакытта ачыклаганнар. BMW автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе машинасын Фучик урамында шундый җайсыз итеп куйган, нәтиҗәдә автобуслар бөкедә утырырга яки үз маршрутларын үзгәртергә мәҗбүр булган.
Машина йөртүчене тиз тапканнар, аңа парковка кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзегәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз