Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Яшүсмерләр арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча ярышларда быел 187нче лицейның – дүрт, 175 нче гимназиянең бер укучысы катнашты.
Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Аның төп бурычы - талантлы яшьләрне ачыклау, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик суверенитетына ярдәм итү. Катнашучылар биремнәрне полиграфия производстволарындагы реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтылган шартларда башкарды.
«Татмедиа» республика агентлыгы «Полиграфия технологияләре» юнәлеше буенча ярышларның төп партнеры булып тора. Агентлык җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев хәбәр иткәнчә, «Татмедиа» бу компетенциягә инде дүртенче ел кураторлык итә, ә чемпионат хәрәкәтенә ярдәм итү илкүләм дәрәҗәдә өстенлекле бурычларның берсе булып кала.
Фотоны 187нче лицей тәкъдим итте
187нче лицей директоры Гөлнара Галиева югары нәтиҗәләргә агентлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелүен искәртте. Аның сүзләренчә, киләсе елда чемпионат бишенче тапкыр узачак. Галиева хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде һәм лицейның «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә мәктәп укучыларын полиграфия технологияләре өлкәсендә әзерләүдә үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәге турында хәбәр итте.
2026 елда Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында барлыгы 352 компетенция тәкъдим ителгән иде. 187нче лицей аларның 21ендә катнашты. «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә җиңүче ярышларның киләсе этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак, ул Новосибирскида уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз