Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда инвестиция рәвешендә 25 миллион сум акча урлаган ир-атны хөкем итәчәкләр
Казанда инвестиция рәвешендә 25 миллион сум акча урлаган ир-ат суд каршына басты.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2022 елның февраленнән 2025 елга кадәр Казанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат потенциаль кертемчеләр җәлеп иткән, аларга коммерциягә һәм криптовалютага акча салу нәтиҗәсендә югары керем вәгъдә иткән. Моннан тыш, ул аларны электрониканы күпләп сатып алу буенча шәхси бизнесым да табыш китерә дип алдаган. Потенциаль корбаннарны ышандыру өчен, ир-ат шәхси очрашулар үткәргән һәм аларны инвестицияләрнең ышанычлы булуына ышандырган.
Беренче кертемчеләр символик күләмдә акча алса да, әмма ахыр чиктә «инвестор» 17 кешене төп башына утырткан. Зыянның гомуми күләме 25 миллион сумнан артып киткән.
Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ир-атка гаепләү белдерелде һәм зыян күрүчеләрдән сорау алу башланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз