Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр форумы башланды
Бүген Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башлана. Быел ул белем бирү форумы форматында узачак һәм 15 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
«Быелгы форум үзенчәлекле. Чөнки быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Бу тема безнең фестиваль эшендә чагылыш табачак», - дип белдерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов форумны ачу тантанасында.
Быел театр форумында катнашучылар саны 300дән артып китә. Ачылу тантанасы пленар утырышында театр эшчәнлеге юнәлешләре буенча хедлайнерлар арасында ГИТИСның режиссура кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Тарасова (актерлык осталыгы), театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова (театр белеме), режиссер Сергей Потапов (режиссура), режиссер һәм хореограф Сергей Землянский (хореография) бар иде.
Быел фестиваль белем бирү форматында булса да, программада берничә спектакль дә бар. Форум кысаларында Тинчурин театрының Кече сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк «Макбет» спектакле (Малайзия) бердәнбер чит ил постановкасы булыр дип көтелә. Аны Фәрит Бикчәнтәевнең «Күңелем кукурузы» һәм Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакльләре тулыландырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз