Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда БДБ илләренең Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советы утырышы башланды
Казан ратушасында БДБ илләре Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының XI утырышы башланды. Чарада Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша. Җинаять-үтәтү системасы вәкилләреннән тыш, Советта БДБ илләренең Террорчылыкка каршы үзәге, БДБ Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнаша.
Утырышта БДБ илләренең өстенлекле мәсьәләләр буенча эш тәҗрибәсе, Совет эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләре, дәүләтара хокук саклау программаларын үтәү һәм башка мәсьәләләр каралачак. Шулай ук хөкем ителүчеләрне туры юлга бастыру нигезләре, дин тотучылар белән эшне оештыру һәм пенитенциар хезмәт вәкилләрен социаль яклау мәсьәләләре хакында фикер алышырга ниятлиләр.
«Барыгызны да Россиядә, Татарстан Республикасында сәламләвемә шатмын. Сезне Казанда, хезмәт батырлыгы шәһәрендә кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Сезнең уртак катнашуыгыз хезмәттәшлек һәм гомуми бурычларны хәл итүгә омтылышны раслый», – дип мөрәҗәгать итте утырышны ачу тантанасында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенә Совет утырышын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз