news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ял көннәрендә 47нче автобус маршруты вакытлыча үзгәрә

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты

Алдагы ялларда Татарстан башкаласында 47нче автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу хакта Казанның Транспорт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе - Батыршин урамындагы 16, 18 һәм 20нче йортлар тирәсендә транспорт хәрәкәтен чикләү.

47нче маршрут буенча йөрүче автобуслар Коләхмәтов һәм Батыршин урамнары чатында борылачак, шуннан соң «Батыршин урамы» тукталышына кермичә генә хәрәкәтен дәвам итәчәк.

Хәрәкәтнең үзгәртелгән схемасы 11 июльдә 8.00 сәгатьтән 12 июльдә 18.00 сәгатькә кадәр актуаль булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot