news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «КазанФорум» икътисади форумын уздыру вакытында алкоголь сату чикләнә

Казанда «КазанФорум» икътисади форумын уздыру вакытында алкоголь сату чикләнә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы барган көннәрдә алкоголь продукциясен ваклап сатуга чикләүләр кертеләчәк. Шул хактагы карарны республика Министрлар Кабинеты кабул итте, документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карар нигезендә, 12-17 майда форум чаралары үтә торган территорияләрдә алкогольне ваклап сату тыела. Алкоголь продукциясен сату хезмәт күрсәтү кысаларында саклана торган җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен искәрмә ясалды.

news_right_1
news_right_2
news_bot