Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Родина урамында 618,5 миллион сумга яңа мәктәп төзеләчәк
Татарстан башкаласының Совет районында, Родина урамында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе сафка басачак, төзелеш эшләре 618,5 миллион сумга төшәр дип көтелә. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
Аукционда җиңүче шундый бәя тәкъдим иткән. Башлангыч бәя югарырак - 621,6 миллион сумнан артык иде.
Тендер документларында билгеләп үтелгәнчә, 94,3х81,2 метр мәйданлы турыпочмаклы бинаның өч каты һәм подвалы булачак, анда техник бүлмәләр урнашачак. Бинаның үзәк өлешендә ике ишегалды урнашыр дип көтелә.
Эшләрнең заказчысы - «Татарстан Республикасы баш төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе. Подрядчы шунда ук эшкә керешергә һәм аны 2026 елның 31 маена төгәлләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз