news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Һади Такташ урамындагы биш йортта тәүлек буе су булмаячак

Казанның Һади Такташ урамындагы биш йортта тәүлек буе су булмаячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

7 октябрьдә Казанның Идел буе районында Һади Такташ урамындагы биш күп фатирлы йортта вакытлыча су бирү туктатылачак. Бу «Һади Такташ» насос станциясендә авария хәлендәге торба үткәргечне һәм арматураны алыштыру белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.

Су белән тәэмин итү 7 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 8 октябрьдә 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:

– Һади Такташ урамы, 119, 121, 123, 123а, 123б.

Автоцистерналар белән су китерүгә гаризалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

«Планнарыгызга төзәтмәләр кертүне һәм алдан су җыеп куюыгызны сорыйбыз. Вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Эшләрне күрсәтелгән вакыттан иртәрәк тәмамлау өчен барлык көчебезне куячакбыз», – дип билгеләп үттеләр оешмада.

news_right_1
news_right_2
news_bot