Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә акыллы турникетлар урнаштыралар
Казанның «Г.Тукай мәйданы» метро станциясендә сынау проекты кысаларында интеллектуаль турникетлар урнаштыралар. Алар 50 процентка кадәр күбрәк пассажирларны үткәрә, метродан файдаланган өчен банк һәм транспорт карталары, QR-кодлар һәм биометрия аша түләп булачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Җиһаз Россия программа тәэминаты базасында эшли. Турникетлар пассажирлар агымын анализлау өчен датчиклар һәм мәгълүмати дисплейлар белән җиһазландырылган. Интерактив яктырту биометрия буенча түләү зонасын визуаль рәвештә билгели.
Хәзер вестибюльдә планлаштырылган 17 турникетның алтысы урнаштырылган. Пассажирларга комачауламас өчен белгечләр монтажлау эшләрен төнлә башкара.
Станция вестибюлен ноябрьнең беренче яртысында тулысынча яңартырга ниятлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз