news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Казанның Җиңү проспектында газүткәргеч сузу белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

159нчы йорт янында төзелеш техникасын урнаштыру өчен машиналар йөри торган юл өлешчә ябыла. Чикләү 2026 елның 26 һәм 27 гыйнварында 09:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Аграр урамы юнәлешендә гамәлдә булачак.

Моннан тыш, Җиңү проспектында 159нчы бина янындагы тар юлда хәрәкәт озак вакытка (26 гыйнвар 9:00 сәгатьтән 12 март 17:00 сәгатькә кадәр) өлешчә чикләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot