news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кешене коткарганнар

Казанда чыккан янгында ике кешене коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, сүндерелмәгән тәмәке аркасында Фрунзе урамындагы йортта мебель һәм әйберләргә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 20 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуациялән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 8 квадрат метр тәшкил итүен, шулай ук янгын чыккан фатирда ике кеше калуын ачыклаган. Яну продуктлары белән агуланган хатын-кызны, махсус битлек ярдәмендә урамга алып чыгып, хастаханәгә озатканнар. Тәне беренче һәм икенче дәрәҗәдә пешкән 24 яшьлек егетне дә хастаханәгә алып киткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, электр приборларын караучысыз калдырмаска, махсус җиһазландырылган урыннарда гына тәмәке тартырга, шулай ук балаларга ут белән уйнауның куркыныч булуын аңлатырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot