Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Парк урамындагы күп катлы йорт фатирында яшь ир белән хатын газ белән агуланган
Кичә кич Казанның Парк урамындагы бер йортта яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Газ белән агуланган 22 яшьлек хатын-кыз һәм 25 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәлдән соң фатирны тикшергәндә, тәрәзәләр ябык булганда төтен юлларының тиешенчә эшләмәве ачыкланган. Зыян күрүчеләр газ белән эшли торган су җылыткычтан файдаланган.
Фатирга газ бирү туктатылган.
Инспекция әлеге хәлнең шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте үз йөкләмәләрен ничек үтәвен тикшерә.
«Искәртеп узабыз, су җылыткычтан файдаланганда тәрәзәләрне ачарга кирәк – бу даими рәвештә саф һава керүне тәэмин итү һәм ис газы белән агуланмас өчен кирәк», – дип искәрттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз