news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Фучик урамында күп катлы йорт балконында чыккан янгынны сүндергәннәр

Татарстан башкаласының Фучик урамында күп катлы йорт балконында чыккан янгынны сүндергәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында хәбәр кичә 20:12 сәгатьтә килгән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр икенче кат балконында әйберләр януын ачыклаган, янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.

20:38 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot