news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Роботлар көрәше» чемпионатында 11 илдән 36 команда чыгыш ясаячак

Kazan Digital Week форумында «Роботлар көрәше» Халыкара чемпионатының ярымфиналы һәм финалы узачак. Быел оештыручылар 16 илдән 313 гариза алган, ә ярышларда 144 команда катнашыр дип көтелә, диде Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Черкесова ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Бу сезонда Россиядән һәм тагын ун илдән килгән командалар чыгыш ясаячак – без географияне киңәйтәбез. Бу юлы Согуд Гарәбстаны, АКШ, Чили һәм Эквадор кунаклары һәм катнашучылары бар», – диде Черкесова.

Ярышлар ике категориядә (авырлыгы 110 килограммга кадәр тәшкил иткән роботлар һәм 1,5 килограммга кадәрге мини-роботлар) үткәреләчәк. Беренче категориядә – 64, икенчесендә 80 команда чыгыш ясаячак. Быел оештыручылар катнашучыларның минималь яшен уннан сигез яшькә кадәр киметкән.

Дүрт сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 36 команда Казанда чемпионатның ярымфиналында һәм финалында очраша. Ярышларның приз фонды 6,6 миллион сум тәшкил итәчәк.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин билгеләп үткәнчә, республика робототехника һәм инженерлык дисциплиналары белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкларны үстерә. Республикадагы 45 муниципаль берәмлекнең 31ендә IT-парк филиаллары ачылган. Алар алып барган эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе – мини-роботлар көрәше, ул мәктәп укучыларына инженерлык күнекмәләрен үстерергә һәм конструкцияләү серләрен үзләштерергә ярдәм итә.

Халыкара чемпионаттан тыш, Казанда мини-роботлар көрәше буенча ачык турнир да узачак. 8-17 яшьлек катнашучылар ике бүләк – Татарстан Республикасы Рәисе кубогы һәм Kazan Digital Week кубогы өчен көрәшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot