news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Тандем янында мотоцикл белән Volkswagen Polo автомобиле бәрелешкән

Казанның «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы янында мотоцикл белән чит ил автомобиле бәрелешкән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә Volkswagen Polo автомобиленең 63 яшьлек йөртүчесе Ибраһимов проспекты буйлап хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә ул башка полосага күчәргә карар кылган, әмма мотоциклга юл бирмәгән. Көтмәгәндә килеп туган вазгыятьтә ике көпчәкле транспорт хуҗасы аварияне булдырмый кала алмаган.

31 яшьлек мотоциклчыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot